Урмандеево авыл китапханәсендә бөек рус язучысы Александр Беляевка багышланган әдәби сәгать узды.
Урмандеево башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары «Александр Беляев – рус Жюль Верны» дигән китаплар күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар.
Китапханәче Татьяна Максимова язучының тормышы һәм иҗаты, Беляев хикәяләреннән киләчәкнең нинди булачагы турындагы фактлар белән таныштырды. Рус һәм совет язучысы-фантаст совет язучыларыннан беренче булып үзен тулысы белән әлеге жанрга багышлаган.
Балалар аның су асты дөньясы, космос турында сөйләүче әсәрләре турында белделәр.
Фото: авыл китапханәсе архивыннан
Нет комментариев