Соңгы яңалыклар

Бала төп пассажир булырга тиеш

Язгы каникуллар чорында территориядә Дәүләт автомобиль инспекциясе балалар юл-транспорты имгәнүләрен кисәтү буенча «Бала – төп пассажир!» дип аталган чаралар комплексы уздыра.

Бу чорда юл-патруль хезмәте игътибарны автомобильләрдә яшь пассажирларны утыртып йөртүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлтәчәк. 2020 елның ике аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 59 юлтранспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда өч бала үлгән, 65е тән җәрәхәтләре алган. Пассажир-балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары санының артуы Дәүләт автомобиль инспекциясе инспекторларында аерым борчу тудыра.

Агымдагы елда мондый 35 вакыйга теркәлгән, аларда өч сабыйның гомере өзелгән һәм 40 бала имгәнүләр алган (2019 елның ике аенда 23 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән, аларда ике бала һәлак булган, 15 сабый имгәнгән). Гыйнварда, күрше Чистай районында «Шевроле Кобальт» автомобиле йөртүчесе имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм «Шкода Октавия» автомобиле белән чәкәләшә. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Шевроле» автомобиле пассажиры - бер яшьлек сабый тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан бирә.

Бала махсус саклагыч җайланмада (автолюлькада) йөртелсә дә, ул тиешенчә эләктерелмәгән була. Баланың әти-әнисе дә юл фаҗигасында һәлак булган. Бала янәшәсендә барган ана иминлек каешын эләктермәгән була. «Шкода Октавия» автомобилендә дүрт кешедән торган гаилә булган, шул исәптән икесе - балалар. Балалар кагыйдә буенча йөртелгәнгә һәм аларның әти-әниләре иминлек каешларын эләктергәнгә күрә, алар җитди имгәнүләр алмаганнар.

– 12 яшькәчә баланы - җиңел автомобильнең алгы утыргычында, 7 яшькәчә баланы арткы утыргычта йөртү, аның авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен махсус саклану җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш, – дип искәртә районның баш дәүләт автомобиль инспекторы Нияз Гыймалетдинов. Дәүләт автомобиль инспекторлары 12 яшькәчә баланы арткы утыргычта йөрткәндә дә саклагыч җайланмаларны кулланырга киңәш итәләр. 12 яше тулган балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.


Нет комментариев