«Авыл таңнары” редакциясе хезмәткәрләре күп балалы гаиләләргә һәм якыннарына подписка бүләк итте
Соңгы яңалыклар

«Авыл таңнары” редакциясе хезмәткәрләре күп балалы гаиләләргә һәм якыннарына подписка бүләк итте

“Авыл таңнары” район газетасы филиалы Яңа ел алдыннан «Подписка бүләк ит” игелек акциясе уздырды.

«Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнасе» басмаларын ялгыз, өлкән яшьтәге, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм якыннарына бүләк итү өчен, редакциянең һәр хезмәткәре 2020 елның беренче алты аена район газетасына бер альтернатив подписка рәсмиләштерде.

Һәм бүген мөхәррияттә кунакларны каршы алдык – безгә газетаның даими укучысы, урман хуҗалыгы ветераны, күп балалы ана, зур, тату гаилә әбисе Галина Егоровна Аракчеева килде. Филиал җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова аңа үз исеменнән подпискага сертификат тапшырды.

Тагын бер сертификатны хәбәрчебез Светлана Ашаева йөзү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчы кыз Василина Поварницынага бүләк итте. Өченче сертификат «Хыял» приютында эшләүче күп балалы ана Надежда Салаватуллинага тапшырылды.

Калган хезмәткәрләрдән тагын тугыз сертификат адресатларга яңа ел алды, яңа ел һәм раштуа көннәрендә бүләк ителәчәк. Игелек акциясенә һәркем кушыла ала – сертификатны редакция бухгалтериясеннән алып була. Якын кешеләрегез ярты ел дәвамында район яңалыкларыннан хәбәрдәр булсын өчен, сертификатны башка шәһәрдә яшәп тә бүләк итәргә мөмкин.

Редакция телефоны: 2-74-06.

Реклама +16


Нет комментариев