Билгеле булганча, теләсә кайсы коллективтагы мөнәсәбәтләр аның уңышлы эшчәнлегенең нигезе булып тора.
«Сине аңлыйлар икән – ул зур бәхет» дигән канатлы сүзләр очраклы гына барлыкка килмәгән.
Яки, аны үзгәртеп, кеше иртән – эшкә, ә бала мәктәпкә бәйрәмгә кебек җыена икән, бу кешене бәхетле дип әйтергә мөмкин. Моның өчен коллективта үзара аңлашу мохите, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт хөкем сөрсен иде. Һәм монда «Мөһим әйбер турында сөйләшүләр» ярдәм итәргә чакырылган, бөтен ил буенча уку атнасы әлеге дәресләрдән башлана. Иске Кыязлы төп мәктәбендә бу сыйныф сәгатьләренә бик җитди әзерләнәләр, моны чираттагы дәрес тә раслады.
Нет комментариев