Яңа ел – бүләкләр, теләкләр һәм өметләр алып килгән тылсымлы һәм якты бәйрәм.
Савгач клубы һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен уртак чаралар оештыралар, аларда балалар бик теләп катнашалар. Аларны хәтта көчле салкыннар да куркытмый.
Балалар күңелле яңа ел викторинасында бик теләп катнаштылар. Алар кыш һәм кышкы бәйрәмнәр белән бәйле табышмакларга теләп җавап бирделәр, кыш турында әкиятләрне һәм шигырьләрне искә төшерделәр һәм яңа ел җырларын башкардылар.
Нет комментариев