Иске Үзи авылында яшәүче Ольга Максимовна Питимирова 90 яшьлек юбилеен зур гаиләсе белән бергә билгеләп үтте.
Ул күп сынаулар үткән, әмма бүген газиз балалары, оныклары һәм оныкчыклары кайгыртуында һәм хөрмәтендә яши. Ольга Максимовна биш ул һәм бер кыз үстергән. Кызганычка каршы, бердәнбер кызы бу якты дөньяда юк инде, иренең вафатыннан да күп еллар узган. Ул балаларын ялгызы аякка бастырган. Алар хезмәт сөючән, игелекле, ярдәмчел кешеләр булып үскәннәр һәм барысы да туган авылларында яшәп калганнар. Инде үзләренең оныклары бар. Ә әбекәй 12 оныгы һәм 12 оныкчыгына сөенеп яши. Оныкларының берсе хәзерге вакытта СВО зонасында Ватанны саклый.
Аның балачагы, яшьлек еллары җиңел булмый. Ольга Максимовна Иске Үзи авылында туып үсә. Әтисе сугышта һәлак була, фермада хезмәт куя, авыр эштән курыкмый.
Юбилейга барлык уллары, киленнәре һәм оныклары җыелды – алар кадерле кешеләре өчен чын бәйрәм оештырганнар. Ольга Максимовнаны 90 яшьлек юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады. Ул район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Тантана сәбәпчесен Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова да җылы тәбрикләде.
– Ольга Максимовна бик тә игелекле, булдыклы балалар үстергән – бу аның төп казанышы, – диде ул.
Бүгенге көндә ветеран ялгызы, әмма зур һәм тату гаилә кайгыртуында яши.
Нет комментариев