Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Андрей Тимирясов ел спикеры булды

Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов безнең басмада ел спикеры дип танылды.

2020 елда ул «Аксубай» сайтында 80нән артык аңлатма бирде, 40тан артыгы район газетасында басылды, өч тапкыр безнең электрон мәйданчыкларда – район газетасы төркемнәрендә – «Аксубай районы яңалыклары», ВКонтакте, Одноклассники, Инстаграммда турыдан-туры чыгыш ясады.

Аның чыгышлары буенча район коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять турында белде, ул безгә Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен җиткерде, ә без – газета укучыларга, халык яңа вирустан курыккан, нәрсә эшләргә белмәгән вакытта ул үзенең аңлатмаларын беренчеләрдән булып бирде. Безнең укучыларыбыз аудиториясе барыннан да бигрәк нәкъ менә аның чыгышларын көтте.

Өстәвенә, Андрей Сергеевич һәрчак «онлайн» элемтәдә торды, ул кич белән дә, ял көннәрендә дә шалтыратуларга җавап бирде. Анардан һәрвакыт саннар, фактлар, Роспотребнадзорның яңа тәкъдимнәре, белгечтән киңәшләр турында белеп булды.

«Номинант» үзе мондый танылу көтмәвен, ә бары тик үзенең эшен генә башкаруын әйтә.

– Барысына да узып баручы һәм якынлашып килүче елларда беренче чиратта үз-үзләрен, якыннарын, туганнарын саклауларын, җитәкчеләргә хезмәткәрләре турында кайгыртуларын телим. Иң мөһиме – сәламәтлек, иминлек һәм уртак көч белән вирусны җиңүебезне телим, – дип теләде Андрей Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев