Район Советының утырышлар залында узган террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе эшендә май бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чаралары турында фикер алыштылар.
Комиссия рәисе Камил Гилманов террорчылык актларын кисәтү һәм халык күп җыела торган урыннарда җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрү турында искәртте.
Бәйрәм чаралары оештырылачак урыннарда хокук тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын полиция хезмәткәрләре, ирекле халык дружиначылары һәм ФОРПОСТ вәкилләре саклаячак. Утырышта 1 май һәм 9 май бәйрәмнәре, янгын куркынычсызлыгы һәм укучыларның җәйге ялын оештыру чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү чараларына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина БДИ үткәрү, балаларның җәйге ялы вакытында иминлек чаралары турында сөйләде. Имтиханнар уздыру вакытында полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк. Хәзерге вакытта күзәтү камераларының, имтиханнар узачак пунктларда куркынычсызлык системаларының эшкә яраклылыгы тикшерелә, хезмәткәрләр белән инструктаж уздыруга аерым игътибар биреләчәк.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов үз чыгышында хәзерге вакытта нинди кисәтү чаралары үткәрелүен билгеләп үтте. Шулай ук, чаралар узачак урыннарда киртәләр белән әйләндереп алынган иминлек зоналары һәм металл детектор белән күзәтү чатырлары булдырылачагы, ә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү чорында Хәрби дан объектлары янында тәүлек буе кизү торулар оештырылачагын ассызыклады ул.
Янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов бүлекнең алда торган бәйрәмнәргә ни дәрәҗәдә әзерлеге турында хисап тотты һәм, ашыгыч рәвештә йогынты ясау өчен, тәүлек әйләнәсе кизү тору, профилактик чаралар оештырылачагын билгеләп үтте.
«ФОРПОСТ» яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Динә Ибляминова социаль челтәрләрдә экстремистик төркемнәрне ачыклау турында сөйләде. Киңәшмә барышында социаль челтәрләрдә 27800 язылучыны колачлаган 16 тыелган бит ачыкланган һәм гамәлдән чыгарылган.
Комиссия секретаре Эльмира Крайнова террорчылыкка каршы комиссия карарлары нәтиҗәләре турында бәян итте. Чыгыш ясаучылар массакүләм мәдәни чаралар оештыру алдыннан район гражданнарына аеруча уяу булырга һәм торак пунктларда шикле гражданнар пәйда булганда, кеше күп була торган урыннарда калдырылган сумкалар һәм пакетлар, экстремистик һәм террорчылык юнәлештәге ихтимал фактлар турында 2-79-74, 2-72-02, 02 (020 – кәрәзле телефоннан) телефоннары аша шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеге турында искәртәләр.
Нет комментариев