Паспортлар тапшыру тантаналы төстә үтте.
Һәр россияле тормышында төп документны тапшыру Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына багышланган. Дүрт яшь аксубайлы паспорт алды.
Бу мөһим вакыйга белән балаларны беренче булып Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады.
– Бу сезнең тормышыгызда истәлекле көн, сезгә үз ватаныгызның лаеклы гражданнары булуыгызны телим. Паспорт алгач, сезгә зур җаваплылык та йөкләнүен аңлау мөһим, – дип билгеләп үтте ул.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин егет-кызларны, ил гражданинының яңа хокукларын алу турында гына түгел, аерым бурычлар һәм җаваплылык йөкләнү турында да сөйли торган мөһим тормыш этабы белән котлауларга кушылды.
Паспортлардан тыш, балаларга Россия Федерациясе гимны сүзләре язылган стильле тышлыклар да тапшырылды.
Нет комментариев