Административ штраф, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәннән соң, алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Бу административ хокук бозулар кодексында язылган һәм барлык машина йөртүчеләргә билгеле. Әмма барысы да закон таләпләрен үтәми. Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан штраф түләмәгән өчен 6 ай эчендә 91 материал төзелде.
Дүрт материал буенча арест, 25 материалга мәҗбүри эш билгеләнгән, калганнары буенча ике тапкыр административ штраф салынган. Шулай ук ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәтләре белән берлектә штрафларны явызларча түләмәүченең автомобиленә арест салынды.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җәзаның котылгысызлыгы принцибын гамәлгә ашыру кысаларында суд приставлары хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Хокук бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләүгә дучар ителергә мөмкин. Транспорт чарасын кулга алу кебек форма да актив кулланыла.
Күңелсезлекләр булмасын өчен, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә
– Штраф турында онытмас һәм закон белән киләчәктә проблемаларны булдырмас өчен, карарларны электрон юлламага яздыру яхшырак, - дип киңәш итә дәүләт автоинспекторлары.
– Штрафларны вакытында түләгез. Транспорт чарасы белән идарә иткәндә, юлдагы аңлашылмаучанлыкларны булдырмас өчен штраф түләү турында квитанцияне үзегез белән алыгыз.
Административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән очракта, административ штраф тиешле суммадан ике тапкыр арта, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салынуга, йә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, йә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.
Нет комментариев