Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар тәрбияләү буенча түләүләр ала алалар

80 яшьтән өлкәнрәк эшкә сәләтсез гражданны һәм I төркем инвалидны караган эшләмәүче кеше компенсация түләвен рәсмиләштерә ала.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев сөйли.

– Карау гамәлгә ашырыла торган гражданның категориясенә карап, компенсация яисә айлык түләүләр билгеләнергә мөмкин. Компенсация түләве хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә.

Караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбүри түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин. Иң мөһиме – ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Түләү күләме – 1200 сум. Ул хезмәткә сәләтсез затның пенсиясе белән бергә түләнә.

I төркем гарип балалар тәрбияләүче ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем инвалидны караучы башка затларга айлык түләүләр түбәндәге күләмдә билгеләнә: ата -анага (уллыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) – 10000 мең сум; башка затларга –1200 сум.

Компенсация яки айлык түләүләр пенсия фондына аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Шунысын да искә төшерергә кирәк, I төркем инвалидны, инвалид баланы һәм 80 яшькә җиткән кешене караган затка карау чоры һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажында исәпләнә.

Шуның аркасында гражданин үзенең пенсия хокукларыннан иминият пенсиясен формалаштыруга файдаланырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, эшсезлек буенча пособие алучы пенсионерлар компенсация һәм айлык түләүләргә хокуклы түгел. Шулай ук эшкә урнашкан очракта әлеге түләүләргә хокук югала. Әгәр дә шундый факт ачыкланса, Пенсия фонды аннан артык түләү суммасын сораячак.

МӨҺИМ! Карауны гамәлгә ашыручы зат ”үзмәшгуль” буларак теркәлсә дә, мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән булса, ул 80 яшьтән өлкән булган пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча түләүгә хокукны саклый. Гражданин үзенең эшкә урнашуы хакында 5 көн эчендә Пенсия фондына мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә яки ПФРга дәүләт хезмәтләре Порталы аша шәхси кабинетта мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шулай ук хезмәт эшчәнлеге тәмамланганда – тәрбияләү буенча айлык компенсация түләүләрен билгеләүгә кабаттан гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев