Казанда Ленин музей-йортында Владимир Ульянов-Ленин истәлегенә шахмат турниры узды.
Ярышларда борынгы уенны үз иткән утыздан артык кеше катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Владимир Ильич шахматны яраткан, шәп уйнаган, «көндәшләре» – бертуганнарын еш откан, музей-йортта аның партияләре, гаилә шахмат тактасы һәм абыйсы белән язмасы сакланган.
Турнирга килгәндә, беренче урынны Яшел үзәннән спорт мастеры Дмитрий Оспенников яулады, ә менә икенче һәм өченче урыннарны аксубайлылар Тимур Мәгыйзов белән Адель Купцовның алуы күпләр өчен көтмәгән хәл булды. Алар турнир башында тотрыклылык күрсәтсәләр, ярышлар ахырында исә көндәшләренә каршы көчле уйнадылар. Безнең шахматчыларның казанышлары грамоталар һәм акчалата призлар белән билгеләп үтелде.
Фото: шахмат клубы архивыннан.
Нет комментариев