Аксубайлы Мәскәүдә хәрби парадта катнашачак
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы Мәскәүдә хәрби парадта катнашачак

Аксубайлы Алексей Иванов 2020 елның 24 июнендә Мәскәүдә узачак Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадта катнашачак.

Бу – аның тормышында икенче Җиңү Парады. Россия МЧСның гражданнар саклау Академиясе курсантлары төркеме составында ул узган елның 9 май парадында катнашты. Алексей Иванов – 3 нче Аксубай урта мәктәбен тәмамлаган. Спорт белән шөгыльләнүе, яхшы укуы аңа Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендәге югары Академиягә юл ачкан да инде. Биредә дә Алексей иң яхшы курсантлар арасында.

Әти-әнисе – Алексей Юрьевич һәм Маргарита Михайловна улларының намуслы хезмәте өчен часть командирыннан Рәхмәт хаты алдылар. Илнең төп мәйданы буйлап меңләгән хәрби хезмәткәр парад сафы белән узганда, әти-әни алар арасыннан улларын күрү өмете белән дулкынланып карашларын экранга төбәячәк. Алар Алексей белән горурланалар, аның барысы да әйбәт килеп чыгуына шатланалар.

«Алексейның безнең белән сөйләшергә вакыты да юк, – диләр алар. – Бу көннәрдә курсантлар сафта йөрергә ныклап әзерләнәләр. Парадта барысы да төгәл булырга тиеш бит".

Фото: Ивановлар гаилә альбомыннан


Нет комментариев