Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына беренче озату булды.
Кояшлы май иртәсе Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы янында 13 армиягә алынучы егетне җыйды. Болар – Иске Тимошкинодан Никита Васильев һәм Александр Роднов, Иске Ильдеряктан Юрий Глазков, Кече Аксубайдан Алексей Казаков, Кәкре Күлдән Максим Кириллин, Чуаш Енорускинасыннан Алексей Миронов, Сөнчәледән Рөстәм Хөсәенов, Урмандееводан Евгений Кондратьев шулай ук аксубайлылар Никита Александров, Александр Мельников, Кирилл Костромин, Вадим Писарев, Илья Харитонов.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына озату уңаеннан тантаналы митинг бик күп озатучылар – хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары һәм якыннары катнашында узды. Яшьләргә хәер-фатихалы сүзләр белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Россия армиясе дөньяда иң көчлесе. Сез аның сафларына кушыласыз, – диде ул. – Сезнең барысы да уңышлы булыр дип ышанам: хәрби фәнне үзләштерерсез һәм хәрби бурычыгызны лаеклы үтәрсез. Ата-аналарга Ватаныбызның чын патриотларын үстергәннәре, тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та хәрби хезмәткә чакырылучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
– Ватан сезнең белән горурланырлык итеп хезмәт итегез! – диде ул булачак солдатларны лаеклы хезмәткә чакырып.

– Монда сафта торуыгыз белән генә дә, сез – чын ир-егетләр булуыгызны дәлиллисез, – дип билгеләп үтте Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов. – Бер елдан соң сез Ватан алдындагы изге бурычны намус белән үтәү хисе белән кайтачаксыз һәм әлеге горурлык хисләре сезне гомерегез буена озата барачак.
Районда солдатларны армия сафларына хөрмәт белән озату традициясе барлыкка килде. Узган елдан башлап яңа традиция кертелде – хәзер булачак солдатларны армиягә озату митингында “Ватанга хезмәт итәм” хәрби хезмәт ветераннары бердәмлеге ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнаша. Алар хәрби хезмәткә чакырылучылар сафында, хәрби киемнән һәм әләмнәр белән басып тордылар, тантанага аерым төсмер бирделәр. Бердәмлек җитәкчесе Виталий Маркин җыелучылар алдында чыгыш ясап:
– Мин бүген беренче булып булачак солдатларның кулларын кыстым һәм аларның көчле, нык булуын тойдым, – дип фикерләре белән уртаклашты.
Сугышчы-ветераннар хәрәкәте җитәкчесе бердәмлек әгъзаларының армиягә чакырылучыларны озатып кына калмыйча, аларны каршы алулары һәм хезмәт итеп кайтканнан соң «үз канатлары» астына алуларын да билгеләп үтте. Күптән түгел генә Кораллы Көчләр сафларыннан демобилизацияләнүчеләр белән очрашу булды һәм мондый очрашуларны дәвам итү планлаштырыла.

2022 елның язгы чакырылышында беренче озату вакытында хатын-кызлар советы исеменнән тагын бер күркәм йола барлыкка килде – егетләргә чиккән кулъяулыклар бүләк итү (элек кабул ителгәнчә, кызлар аларның хезмәт итеп кайтуларын көтәргә тиеш). Егетләр бүләкләрне бик теләп кабул иттеләр. Тантананы алып баручы Наталья Егорова һәр призывникны исеме белән атады, озатучылар алкышладылар. Юлга кузгалыр алдыннан берничә минут кала булачак ватан сакчылары районнан кыйммәтле бүләк – өйдәгеләр белән элемтәдә тору өчен кәрәзле телефоннар алдылар.
Нет комментариев