Аксубайдагы шәхси кибеттә тәрәзә пәрдәләре тегүдән битлек тегүгә күчтеләр 
Соңгы яңалыклар

Аксубайдагы шәхси кибеттә тәрәзә пәрдәләре тегүдән битлек тегүгә күчтеләр 

Район башлыгы Камил Гилманов бүген бер шәхси эшмәкәрнең кибетендә булды, анда битлек тегәләр.

Татарстанда санитар-эпидемиягә каршы режим кертелгәнче, әлеге кибеттә тукымалар, челтәр сату, заказга тәрәзә пәрдәләре, урын-җир әйберләре тегү белән шөгыльләнделәр. 

– Бу битлекләр бүген бик кирәк. Сезгә афәрин дип кенә әйтәсе кала, битлекләр искиткеч, бик уңайлы. Тукымадан тегелгән очракта – дүрт, челтәрдән тегелгәндә алты-сигез катламлы булырга тиеш. Сез бу ай дәвамында битлек тегеп, Аксубай районы халкын тәэмин итәргә тиешсез, бүген дистәләрчә урында битлек тегәләр. Алар сатуга килә. Битлек – ул куркыныч вирустан саклану чарасы, – дип билгеләп үтте район башлыгы. 

Тегүче Галина көнгә кырыкка якын битлек тегүен әйтте. Аларны көн саен сатып ала баралар. Эш ял көннәрендә дә тукталмый.

Фото


Нет комментариев