Аксубай районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләү алдында.
Яңгырлар, комбайнчыларны һава торышының матурайганын көтәргә мәҗбүр итеп, урып-җыю процессына үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа да карамастан, кыр батырлары уракны төгәлләү алдында.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 38300 гектардан 118 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итте. Район ындыр табакларында бүгенге көндә ашлыкны сортларга аеру һәм киптерү эшләре оешкан төстә бара.
Нет комментариев