Аксубайда "Тоннель" операциясе уза
Соңгы яңалыклар

Аксубайда "Тоннель" операциясе уза

Бүген иртәнге 7:00 дән 9:30 сәгатькә кадәр Аксубай бистәсенең Октябрь һәм Мазилин урамнарында «Тоннель» операциясе оештырыла.

Район дәүләт автомобиль инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыгачак. Чара район юлларындагы хәлне тотрыклыландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү дәрәҗәсен арттыру, куркынычсызлык каешын эләктермичә һәм балалар иминлеге өчен каралган махсус җайланмаларны кулланмыйча хәрәкәт иткән машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны ачыклау максатыннан уздырыла.

Аксубай ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән аңлап якын килүләрен сорый һәм китерелгән уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенә.


Нет комментариев