14-15 мартта Аксубайда һәр елны уздырыла торган XX «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика-телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зональ туры узачак.
«Созвездие-Йолдызлык» заманча эстрада сәнгате өлкәсендә эре фестиваль хәрәкәте булып санала, ул Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүдә ярдәм итә. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2001 елдан башлап һәр елны уздырыла һәм Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләрен колачлый.
Социаль әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, талантлы балаларны һәм яшьләрне иҗади яктан ачарга сәләтле бу бәйге Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә зур танылу алды. Быел юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлана, шуңа күрә быелгы елның аерым шарты – катнашучылар тиешле тематикадагы номерларның берсен тәкъдим итәргә тиеш булачак. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабы 15 мартта бәйрәм Гала-концерты белән тәмамланачак, ул 18:00 сәгатьтә башлана.
Сайлап алу туры җиңүчеләре 12- 16 апрель көннәрендә Казан университетының төп бинасы янында урнашкан «УНИКС» концертлар залында узачак суперфиналда чыгыш ясаячак. Йомгаклау гала-концерты 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, монда төп призлар тапшырылачак һәм Гран-при ияләрен игълан итәчәкләр.
0+
Нет комментариев