Узган якшәмбе, 7 ноябрь көнне, район газетасы призына шахмат буенча XXVI традицион район турниры узды.
Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатларында район газетасы призына шахмат буенча традицион турнир «Шахмат Планетасы» порталында онлайн-режимда үтте. Һәркем үз өендә компьютер мониторы каршында утырды. Әмма бу аларга уйналган партияләрдән уңай кичерешләр алырга комачауламады. Уенчылар шулай да ярыш азартын тоя алдылар.
Ел саен район газетасы призына турнир уздыру идеясе 1995 елда барлыкка килгән. Турнир уздыру инициаторлары булып районның танылган шахматчылары һәм шашкачылары – Валерий Горбунов, Александр Трофимов, Юрий Сухалов һәм Павел Егоров тора. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чирек гасырдан артык узса да бу идея актуальлеген югалтмый. Катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара.
Өлкән буынның да, яшьләрнең дә интеллектуаль спортка кызыксынуы күренеп тора. Турнирга нигез салучының улы, шахмат уенына мөкиббән Геннадий Горбунов ярышларның баш хөкемдары булды. Ул катнашучыларга уен кагыйдәләре турында искә төшерде һәм ярышларга старт бирде.
Ир-егетләр арасында Тимур Мәгыйзов җиңү яулады. Җәлил Шәвәлиев турнирның – көмеш, Андрей Егоров бронза җиңүчесе булды.
Яшүсмерләр арасында Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы) җиңүче яулады.
– Ул шахмат дөньясында беренче генә тапкыр югары нәтиҗәләргә ирешми. Бу юлы да сынатмады, – дип билгеләп үтте Геннадий Горбунов.
Яшүсмерләр арасында икенче һәм өченче урыннарны яулаган Данила Маклаков (2 нче Аксубай мәктәбе укучысы) һәм Данил Хәйруллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы) призерлар булдылар.
Хатын-кызлар арасында да шахматта көч сынашу дәртле барды. Монда Юлия Борисова җиңүгә иреште. Ангелина Лизунова (2 нче Аксубай мәктәбе) – икенче, Аида Баталина (3 нче Аксубай мәктәбе) өченче урыннарда.
Шахмат буенча традицион турнир җиңүчеләре 2022 елның беренче алты аена район газетасына подписка белән бүләкләнәчәк.
Фото: редакция архивыннан.
Нет комментариев