Район мәдәният йортына район башлыгы чыршысына Аксубай районының барлык алдынгы яшь буын вәкилләре җыелды.
Биредә республика һәм Россия дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, иң яхшы спортчылар, уку алдынгылары, гомумән, иң яхшы балалар җыелды.
Сәхнәдән балаларны якынлашып килүче 2021 ел белән яңа ел символлары – әкият геройлары, Кар кызы, Кыш бабай котлады. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, район мәдәният йорты баянчылары, яшь җырчылар җыелучыларга яңа ел котлаулары бүләк иттеләр.
– Якынлашып килүче яңа 2021 ел белән! 2020 ел катлаулы булды, әмма бу ел эчендә дә без бик күп уңышларга ирештек, Аксубай матурая, ямьләнә, бик күп программалар тормышка ашырыла. Рәхмәт сезгә, балалар, җиңүләрегез һәм тырышлыгыгыз өчен. Сез – районның киләчәге, һәм без сезнең яңа елда барысы да иң яхшысы булсын өчен барысын да эшләячәкбез! – дип котлады балаларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов.

Залда нинди атмосфера торганын әйтеп тә торасы юк. Барысы да әкият геройларының сорауларына актив җавап бирделәр, уйнап-көлеп күңел ачтылар, хәтта биергә дә өлгерделәр. Күңел ачу программасы дәртле иде, хәтта өлкәннәр дә елмаюларын тыя алмады!
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Нет комментариев