Аксубайда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узды
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узды

Яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесенең традицион район этабы районның 14 мәктәбе отрядларын берләштерде.

Конкурсны мәктәптән тыш эшләр үзәге Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм ЮХИ ДБУнең Нурлат районы буенча территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән берлектә оештырды.

Быел «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы берничә этапта узды. Балалар берничә гамәли биремне үтәделәр: юл хәрәкәте иминлеге буенча сорауларга җавап бирделәр, велосипедта фигуралы йөрделәр һәм велосипед төзелешен сөйләп күрсәттеләр. Шулай ук үзләштергән беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен дә күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне тупланган баллар буенча ачыкладылар.

Гәмуми зачетта беренче урынны Кәкре Күл мәктәбе яулады, Иске Ибрай мәктәбе - икенче, Иске Ильдеряк мәктәбе өченче урыннарда.

Призлы урыннар алган катнашучыларны кыйммәтле призлар һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 


Нет комментариев