Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан милли көрәш буенча турнир узды

«Юность» спорт комплексында Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров фатихасы белән милли көрәш турниры башланды.

Турнир Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды Оештыручылар – район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай үзәк мәчете һәм Түбән Татар Майнасы мәчете. Ачык турнирда Татарстанның биш районыннан – Чистай, Чирмешән, Зәй, Нурлат һәм Аксубай районнарыннан 2005-2011 елларда туган 60тан артык яшь көрәшче төрле авырлык категорияләрендә катнашты.

– Бу истәлекле бәйрәм илебезгә тынычлык һәм иминлек, ә безнең балаларга – җиңүләр, уңышлар, барысына да сәламәтлек алып килсен, – дип теләде бәйрәм турниры башланыр алдыннан Равил хәзрәт Зөфәров һәм дога укыды.

Турнирны ачып, район башлыгы Камил Гилманов, балалар бу ярышларны гомерлеккә истә калдырырга тиеш, чөнки ул Болгар җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә, дип билгеләп үтте.

– Яшьтән үк көчле булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, киләчәктә Татарстанны гына түгел, ә Россияне дә дөнья күләмендә танытыгыз. Безнең ата-бабаларыбыз да көрәш белән шөгыльләнгәннәр, ә сез аларның дәвамчылары булырга тиеш, – дип белдерде турнирда катнашучыларны сәламләп район башлыгы Камил Гилманов.

Чын батыр булу өчен, татар ир-егете атны иярли белергә һәм алты минут эчендә көндәшен сыртына сала белергә тиеш. Милли көрәшкә берничә мең ел. Бу бүген көрәш – спорт төре. Ә кайчандыр мөселманнарның ата-бабалары уңдырышлы җирләр өчен ялангач кул белән көрәшкәннәр, яңа территорияләр яулаганнар. Көрәш һәрвакыт көчле, чыдам һәм кыю егетләргә хас спорт төре булды.

Турнирда катнашучылар бөтен көчләрен һәм җитезлекләрен көрәш келәмендә күрсәттеләр. Бәйрәм турниры өч сәгатькә якын дәвам итте. Җиңүчеләрне 12 авырлык категориясендә билгеләделәр: 2005-2007 елгы көрәшчеләр, 2008-2010 елда туганнар, 2011 елгы һәм яшьрәкләр. Хөкемдарлыкны Илһам Камалов, Җәмил Сәйфуллин, Илдус Вафин алып барды.

Җиңүчеләрне район башлыгы һәм Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай мәчете имам-мөхтәсибе бүләкләделәр. Үз категорияләрендә җиңүчеләр дә, иң матур бил алышкан өчен иң яшь көрәшче дә грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасыннан туры эфир язмасын безнең ВКонтакте төркемендә карагыз.

Гомуми турнир таблицасы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Илһам Камалов җитәкчелегендәге Аксубай районы командасы яулады.

Яшь көрәшчеләрне әзерләгән өчен тренерлар – Шәфкать Сафин (Чистай), Рәфыйк Гатин (Чирмешән), Айрат Минһаҗев (Зәй), Рәмис Гозәеров (Нурлат), Илһам Камалов, Җәмил Сәйфуллин, Илнур Сәйфуллин, Илдус Вафин (Аксубай) билгеләп үтелделәр.

– Бәйрәм чарасын оештыруда ярдәм итүчеләргә, яшь көрәшчеләргә, аларның тренерларына зур рәхмәт. Турнирны хуплап, иганәчеләр сыйфатында чыгыш ясаганнары өчен район башлыгы Камил Гилмановка, Рәфыйк Насыйровка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Турнир өчен зал тәкъдим иткән өчен «Юность» спорт комплексы директоры Радик Мостафинга, турнирны алып барганы өчен спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтовка зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Равил Зөфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев