Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда автомобильләрнең тонировка дәрәҗәсен тикшерәчәкләр

Бүген һәм иртәгә Аксубай автоинспекторлары автомобильләр пыялаларын караңгылатуны тикшерү буенча рейдлар оештыра.

Аксубай Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан юлга чыкты. Нормативларны бозып караңгылатылган пыялалар машина йөртүченең, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, реакциясе вакытын арттырырга һәм бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламенты 8 нче кушымтасының 4.3 пункты нигезендә транспорт чарасының җил һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә автомобиль пыялаларын яктылык үткәрүгә карата таләпләрне бозып караңгылаткан өчен 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган.

Моннан тыш, хокук бозуларны ачыклаган Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре машина йөртүчене пыялалары нормадан тыш караңгылатылган транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләүгә юл куймау турында кисәтә һәм аларны нормативларга туры китерүне таләп итә.

Хокук бозу очрагы кабатланганда машина йөртүче, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, Россия Федерациясе Кодексының административ хокук бозулар турындагы 19.3 маддәсе буенча җәзага тартыла. Хокук бозучыга 500-1000 мең сум күләмендә административ штраф яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу җәзасы билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юлларда үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев