Фильм «Великое кино Великой страны» Бөтенроссия акциясе кысаларында тәкъдим ителәчәк.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә район халкы бистәнең үзәк мәйданында режиссер Сергей Бондарчукның Михаил Шолоховның шул ук исемдәге хикәясе буенча төшерелгән «Судьба человека» фильмын һәм Сергей Майоровның «Простые главные слова. Судьба человека» документаль фильмын карый алачак. Фильм бүген 18:00 сәгатьтә башлана.
Коронавирус пандемиясенә бәйле килеп туган хәл аркасында, халыкка Роспотребнадзорның барлык чикләү таләпләренә җитди карарга: битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.
Фото: Анастасия Петрова
Нет комментариев