Төбәктә озак вакытлар коры һәм эссе һава торышы тору сәбәпле, Татарстан территориясендәге урманнарда янгын куркынычының дүртенче классы билгеләнгән.
Бу чорда барлык янгын куркынычсызлыгы чараларын да төгәл үтәргә кирәк.
– Гражданнар урманда эсселек һәм корылык шартларында барлыкка килгән теләсә нинди очкынның янгынга әйләнүен истә тотарга тиеш, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Бу – бәла, аны җиңү бик кыен. Россиянең төрле төбәкләрендә янгын чыгу очраклары билгеле, алар урман хуҗалыгына төзәтеп булмаслык зыян китерәләр. Без урманнарны янгыннардан сакларга, янгынның барлык мөмкинлекләрен булдырмаска тиеш.
Нет комментариев