Аксубай укучылары яңа уку елына фатиха алчак
Аксубай бистәсенең Феодосий Тотемский чиркәвендә яңа уку елы башланыр алдыннан гыйбадәт кылулар узачак.
Якшәмбе, 25 августта (9.30 сәгатьтән соң), чәршәмбе, 28 августта (9.30 сәгатьтән соң) һәм якшәмбе, 1 сентябрь көнне (9.30 сәгатьтән соң) гыйбадәт кылулар үтә. Яңа уку елы башлану уңаеннан укылган дога-фатихалар – борынгыдан килгән йола.
Ул укучылар җәйге каникуллардан соң мәктәп ишекләрен кабаттан ачып керер алдыннан 1 сентябрь якынлашканда кылына. Бу көнне укучылар өчен генә түгел, ә ата-аналар һәм укытучылар өчен дә догалар кылалар, укуда һәм мәктәп яки студент фәннәрен уңышлы үзләштерүдә Аллаһ ярдәмен һәм аның хәер-фатихасын сорыйлар.
– “Тормыштан барысын да алып кал” принцибы буенча пропагандаланган идеология мәгариф тармагы өчен зур югалтулар китерде. Белем бирү учреждениеләрендә бирелгән белемнәргә фәлсәфи караш булмау сәбәпле, без яшьләрнең “матур тормыш» турында күзаллауларын гына күрәбез, - дип сөйли Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев.
Менә шуның өчен, православие динен тотучы ата-аналар гына түгел, башка диндәге әти-әниләр дә балаларын сынаулар һәм авырлыклар көтеп торган яңа уку елына борчылып әзерлиләр. Чиркәү белем бирүгә һәрвакытта да яхшы карашта булды, элек мәктәпләр җитешмәгән заманнарда үзе дә агарту эшен алып барды.
– Уку – ул тырышлык таләп иткән, белемне үҗәтлек һәм көч куеп, Ходайдан ярдәм сорап үзләштерергә һәм камилләштерергә кирәк булган зур хезмәт. Ата-аналар һәм укытучылар сабыр һәм түзем булып, бөтен балаларга да укуда ярдәм итсеннәр, хәтта иң ваемсыз баланы да түбәнсетмәсеннәр, мыскыл итмәсеннәр иде, – дип ассызыклады протоиерей Александр. – Бүгенге көндә үсеп килүче буынны бик күп ымсындыргыч һәм төрле куркыныч әйберләр сагалый.
Мәгълүматлар агымы бер үк вакытта файдалы да, куркыныч та булырга мөмкин. Күптән түгел генә мәңгелек һәм онытылмаслык булып тоелган кыйммәтләр югала бара, ә алар урынына массакүләм мәгълүмат чаралары аша көнбатыш кулланучылар җәмгыяте стандартлары алга сөрелә. Шуңа бәйле, балаларда укуга теләк, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләү өстендә армый-талмый эшләргә кирәк.
Бу хакта һәр гаилә кайгыртырга тиеш. Яңа уку елы башланыр алдыннан дин йортларында Ходайдан ярдәм итүен сорап, гыйбадәт кылулар үткәреләчәк. Шуны истә тотарга кирәк, Ходай безнең тырышлыкны күргәндә генә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев