Куркынычсызлык таләпләрен бозучы, учаклар ягучы, чүп-чар һәм коры үләнне яндыручы район халкы административ җаваплылыкка тартылачак.
Яз җитү белән кешеләр, үз биләмәләрен һәм аның тирәсендәге территорияләрне тәртипкә китерергә ашыгалар, шул ук вакытта, янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында онытып, көнкүреш чүп-чарын һәм коры үсемлекләрне яндыралар.
Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, территорияләрне ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, таралардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистартуны тәэмин итәргә кирәк. Биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан ким булмаган ераклыкта урнашкан урыннарда калдыкларны һәм тараны яндырырга ярамый. Шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендә ягулык калдыклары чүплеге урнаштыру тыела. Коры, эссе һәм җилле һава торышы, шулай ук авыл җирлекләре территорияләрендә янгынга каршы махсус режим кертелгәндә учаклар ягуны, аерым участокларда янгын куркынычы тудыручы эшләрне үткәрүне, мичләр, кухня учаклары, казаннар ягуны тыю кертелә.
Кызганычка каршы, тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер очракларда янгыннар җитештерү культурасының җитмәве белән дә бәйле. Бу, барыннан да элек, объектлар территориясен карап тотуга кагыла. Янгын чыгу куркынычын моның өчен җаваплы вазифаи затлар үзләре тудыра.
Көз көне авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырлардан саламны бөтен җирдән дә җыештырып өлгермиләр. Ә язын аны күтәрү авыр, техника ватыла. Вариант булып – сөрү тора, әмма бу эш өстәмә чыгымнар таләп итә. Ут төртү — күпкә арзанрак. Нәтиҗәдә, тулы бер районнар төтен хакимлегендә кала.
Күпчелек халык ял көннәрендә табигать кочагында — сулыклар һәм елгалар янында ял итә, балык тота. Еш кына мондый яллар учаклар ягу белән характерлы, ә бу табигый янгыннарның сәбәбе булырга мөмкин. Аларны сүндерү өчен күпме кешенең зур хезмәте һәм матди чыгымнар таләп ителә.
– Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга — ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — алты меңнән алып унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Ә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шундый ук гамәлләр гражданнарга — ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр; вазифаи затларга — унбиш меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга — дүрт йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, — дип искәртә Аксубай һәм Нурлат районнары буенча эчке эшләр идарәсе инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов.
Бигрәк тә балаларның янгын чыгуда гаепле, ә кайвакыт янгын корбаннары булган очраклар борчуга сала. Яз җитү белән балалар күп вакытларын урамда уздыралар, ата-аналар ягыннан тиешле игътибар булмау сәбәпле, еш кына дуслары белән учаклар ягалар һәм болар зур янгынга әйләнергә мөмкин.
Исегездән чыгармагыз! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә янгыннарны кисәтергә һәм зур матди чыгымнарны булдырмый калырга мөмкин.
Фото: редакция архивыннан.
Нет комментариев