Аксубай районында узган тәүлек эчендә коронавирусның 1 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән.
Татарстан табиблары тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән зарарланган 83 яңа очракны ачыклаган. Элеккечә үк, статистика буенча Казан алда бара. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 72 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.
Ачыкланган авыруларның икесе генә чирне Татарстаннан читтә йоктырган, калганнарының республикада авырулар белән элемтәдән соң Covid-19 белән авырганлыгы ачыкланган.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда — алар 42 кеше. Шулай ук Чаллыда 11 кеше. Өченче урында Арча районы тора – биредә 6 авыру ачыкланган.
Лаеш районында 5 кеше, Биектау районында 4 кеше авыруы ачкланган. Әтнә, Буа һәм Кукмара районнарында икешәр очрак теркәлгән. Шулай ук Татарстанның башка районнарында да, шул исәптән Аксубай районында, берәр очрак бар.
Шулай итеп Татарстанда Covid-19 авыруы 1498 кешедә расланган. 367 кеше стационарда дәвалана, шуларның алтысы үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы 296 пациент терелгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев