Аксубай районында узган еллар истәлеген фотосурәтләрдә саклыйлар
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Беловка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Авыл тарихы кешеләр йөзендә” проектына кушылды.
Беловка авыл мәдәният йортының Вконтакте рәсми берләшмәсендә виртуаль фотокүргәзмә карарга мөмкин. Биредә төрле чор фотографияләре тупланган: аклы-каралыдан алып төслегә кадәр. Фотосурәтләрдән һәркем үзенең танышын таба һәм үткәннәрне хәтерендә яңарта ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев