Аксубай районында ТАССР үсешенә өлеш керткән кешеләр яши
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ТАССР үсешенә өлеш керткән кешеләр яши

Быел безнең республика ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итә. Әлеге датага багышланган “Йөзләрдә авыл тарихы” проектында туган якны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр турында бәян ителә.

Шундыйларның берсе Галина Михайловна Бикмурзина 1956 елда Яңа Тимошкино авылында туа. Гаиләдә ул хуҗалык эшләрендә беренче ярдәмче була. 17 яшендә Галина Бикмурзина җәйге каникуллар вакытында колхозда сыер савучы булып эшли. Мәктәпне тәмамлап, Түбән Кама шәһәренә китә һәм анда маляр ярдәмчесе булып эшкә урнаша.

Калада дүрт ел эшләгәннән соң, кире туган авылына кайта, ә кызы тугач товарлыклы-сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә урнаша. Шуннан лаеклы ялга чыга. 1986 елда Галина Бикмурзинаны “ХI бишьеллыкның яшь гвардиячесе” күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Шулай ук ул “Хезмәт уңышлары өчен” медале, күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары иясе дә. 2010 елда “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемегә лаек булган.

Елизавета Семеновна Николаева да Яңа Тимошкино авылында туып үсә. Сугышка кадәр туган барлык балалар кебек үк, ул да әлеге чорның бөтен авырлыкларын үз иңендә кичергән. Елизавета Николаева яшьли бил бөгә башлый, һәрвакыт алдынгы хезмәтчәннәр сафында була.

40 елдан артык колхозда хезмәт куя, шуның 20 елын - сыер савучы булып. Күп тапкыр ВЛКСМ һәм КПСС исеменнән бүләкләргә лаек булган.

Фото: Яңа Тимошкино авыл мәдәният йорты архивыннан


Нет комментариев