Соңгы ике ай дәвамында Аксубай районы укучылары 27 кг батарейка җыеп, эшкәртүгә озатканнар.
«Гринта» төбәк операторы 27 кг батарейканы алып киткән, алар Чиләбегә җибәреләчәк, анда аларны эшкәртү буенча завод бар.
«Батарейкаларны гадәти көнкүреш калдыклары белән бергә ташларга ярамый, – дип аңлата «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко. – Чүп чиләгенә ташланган бер батарейка 20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металл белән зарарлый ала. Бу батарейканың металл тышчасы күгәректән бозылуы аркасында килеп чыга һәм куркыныч матдәләр туфракка, җир суларына эләгә. Хәтта аз микъдарда да алар кеше сәламәтлегенә зыян китерә ала».
«Гринта» 23 муниципаль районга хезмәт күрсәтә, Татарстанның көнчыгыш зонасында батарейкалар җыю нокталары 23 муниципаль районның һәрберсендә оештырылган. Төбәк операторы тарафыннан барлыгы 9 тонна батарейка чыгарылган. Бу узган елдагыдан 2,5 тоннага күбрәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигатьне саклау ресурслары министрлыгы һәм Дюрасел Раша компаниясе ярдәме белән оештырылган акция уку елы тәмамланганчы дәвам итәчәк. Иң актив катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, мисалга, узган ел «Гринта» максималь күләмдә батарейкалар җыйган мәктәпләргә компьютерлар бүләк итте. Нәтиҗәләр июнь аенда ясалачак.
Фото: «Гринта» архивыннан.
Нет комментариев