Проект кысаларында «Аксубай егетләре» ансамбле баянчылары, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Игелек берлеге» клубы һәм «Хыял» приюты балалары районның социаль яклауга мохтаҗ кешеләре янына киләләр.
«Шәфкатьле баян» проекты узган елның октябрендә эшли башлады. Проектның инициаторы «Аксубай егетләре» балалар халык баянчылар ансамбле директоры Наиля Крайнова. Тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе Алена Муртазина, «Хыял» приюты директоры Любовь Старшинина һәм өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Миронкина ярдәме белән «Нежность» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү базасында һәм район үзәгенә килү мөмкинлеге булмаган кешеләрнең өйләренә барып концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар.
Атнаның һәр чәршәмбесендә «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле һәм «Игелек берлеге» клубының кашыклар белән көй чыгаруда катнашучылары социаль хезмәтләр алучыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерәләр. Шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ категория кешеләр алдында «Хыял» приюты балалары да чыгыш ясый.
Безнең районда яшәүче социаль хезмәтләр алучылар, өлкән яшьтәге кешеләр эмоциональ ярдәмгә мохтаҗ. Аларның күпчелеге балаларыннан һәм оныкларыннан аерым яши. Аларга үзләренә карата җылы мөнәсәбәт җитми. Ансамбль катнашучылары, өлкәннәр, инвалидлар алдында чыгыш ясап, үзләренең елмаюларын, яратуларын, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне бүләк итәләр, күтәренке кәефләре белән уртаклашалар.
Өйгә барып күрсәтелгән концерт номерлары күпсанлы тамашачыларны җыя. Алар баянчылар башкаруындагы халык, сугыш чоры көйләрен теләп тыңлыйлар. Тыңлаучылар кашыклар белән көй чыгару осталары чыгышын да җылы кабул итәләр. Социаль приюты балалары укыган сугыш һәм батырлар турындагы шигырьләр дә зур тәэсирләр уята.
– Музыкаль терапия сәламәтләндерүгә ярдәм итә, хәлне яхшырта. Без өлкәннәргә йөрәк җылыбызны бүләк итүебез, аларга карата кайгырту күрсәтүебезгә шат. Концерттан соң тамашачылар йөзендә елмаю күрү безнең өчен бик тә күңелле, – дип билгеләп үтте Наилә Крайнова.
«Шәфкатьле баян» проекты кысаларында ирле-хатынлы – Петр Васильевич һәм Нина Михайловна Евграфовларны, ветераннар – Мария Егоровна Шатринаны һәм Лидия Ивановна Лаврентьеваны концерт программасы белән сөендерделәр инде. Әле күптән түгел генә Иске Кармәттә яшәүче ирле-хатынлы Мингазовларга да концертны сөенеп карадылар.
Нет комментариев