«Юность» универсаль спорт залында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Х «Өченче яшь» пенсионерлар республика Спартакиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләү булды.
Команданы җиңү белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде.
– Сез районны республикада танытасыз, моның өчен сезгә бик зур рәхмәт белдерәм, – диде ул. – Сез яхшы физик формада, мәдәни һәм спорт чараларында һәрвакыт беренчеләр арасында. Сез актив һәм кызыклы тормыш рәвеше алып бару өчен яшь киртә булмавын тануның ачык мисалы булып торасыз. Яшьләр сезнең үрнәктә тәрбияләнергә тиеш.
Республика Спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, район җитәкчесе һәр катнашучы өчен җылы сүзләр дә тапты. Ул команданы пенсионерларның республика Спартакиадасында III урын өчен Диплом белән бүләкләде, команда әгъзалары Лидия Горбуновага, Александр Евграфовка, Валерий Сулбаевка, Маргарита Золинага, Ирина Телешевага һәм Фәнис Низаевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район командасын ПФРның клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев та котлады. Җыелма команда җитәкчесе Лидия Горбунова команда әгъзалары адресына бик күп мактау сүзләре җиткерде. Ул команданың һәр әгъзасына медальләр тапшырды, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфиннең спортчыларны ярышларга әзерләүдә, ярышларга баруны оештыруда ярдәмен билгеләп үтте.
Нет комментариев