Аксубай районында коронавируска каршы вакцинация башланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында коронавируска каршы вакцинация башланды

Узган атнада Аксубай район үзәк хастаханәсенә коронавирука каршы 40 «Спутник V» вакцинасы кайтты.

Вакцинацияләүнең беренче этабы башланды. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов билгеләп үткәнчә, вакцинага рөхсәтне беренче булып яңа коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы югары булган кешеләр – табиблар, укытучылар алды. Прививка ясатырга теләүчеләргә антитәнчекләргә анализ тапшырырга кирәк. Районның баш табибы сүзләренә караганда, бу процедура вакцинация ясау алдыннан үткәрелә, ә антитәнчекләрнең булу-булмавын билгеләү өчен бер сәгатьтән дә артык булмаган вакыт кирәк.

Якын арада районга яңа доза вакциналар кайтуы көтелә, шулай итеп куркыныч төркемгә керүче халык кына түгел, барлык теләүчеләр дә вакцина ясата алачак.

 

Фото: район үзәк хастаханәсеархивыннан.


Нет комментариев