20 августта Яңа Үзи авылында Газиз Кашаповның тууына 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Язучы, журналистның кече ватанында район башлыгы Камил Гилманов катнашында юбилей чарасын оештыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар Газиз Кашапов музеенда, авыл мәктәбендә булдылар. Район башлыгы якташыбызның юбилеен югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куйды.
Нет комментариев