Аксубай районында бөртеклеләрнең торышы канәгатьләнерлек
Быел җәй бөртекле культураларны үстерү өчен һава шартлары бик үк уңай булмады.
Район территориясендә озак вакытлар явым-төшем булмады, бу уңыш югалтуга китерергә мөмкин. Әмма күптән түгел явып узган мул яңгырлар кризиска юл куймады. Россельхозүзәкнең район бүлеге белгечләре чәчүлекләр торышын даими тикшереп торалар.
–Район буенча бөртекле культураларның торышы канәгатьләнерлек, – дип билгеләп үтте Россельхозүзәк җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. –Соңгы яңгырлар башак җыюны нормальләштерергә булышты. Бөртекле культураларның дымлылыгы бүгенге көндә 34 процент, борчакның 43 процент тәшкил итә. Дымлылык көн саен 2-3 процентка кими.
Кукуруз һәм көнбагыш корылыктан артык зыян күрмәде, алар үсеш фазасында.
Белгеч билгеләп үткәнчә, көзге һәм язгы культураларның коры, эссе һава торышы сынауларына түзә алуында кыр хезмәтчәннәренең өлеше зур. «Аксу Агро», «Волга-Селект», «Раздолье», «Аксубай» АФ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсемлекләрне саклау буенча барлык агрочараларны вакытында үткәрделәр: яфрактан, тамырдан тукландырдылар, корткычларга, авыруларга, чүп үләннәренә каршы көрәштеләр.
Урып-җыю эшләренә санаулы атналар гына калды. Бүген районның авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю сезонына әзерлек бара: комбайннар , сортларга аеру машиналары ремонтлана, ындыр табакларында, складларда тәртип салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев