Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды

Беловка авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга багышланган яңа мемориалны ачу тантанасы узды.

Бу көнне авыл үзәгендә авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр җыелды. Мәктәп укучылары һәйкәл янында мактаулы Хәтер вахтасы алып бардылар. Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклап яуга киткән кешеләрнең яртысыннан артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмады, - дип билгеләп үтте ул. - Шулай ук сезнең авылдан да. Батырларга мәңгелек дан! Без ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.

Район җитәкчесе һәйкәл төзүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтте.

Тантанада катнашучыларны Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов сәламләде. Авыл старостасы Сергей Уланов һәйкәлнең ничек төзелүе турында сөйләде, күрсәтелгән ярдәм өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Сугыштан кайтмаган якташлар истәлегенә куелган һәйкәлне ачу хокукы Камил Гилманов һәм Сергей Улановка бирелде.

Символик тасма киселде, аның кисәкләре бу көн истәлеге итеп мәктәп музеена тапшырылачак. Тантанада катнашучылар батыр якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Обелиск итәгенә венок, чәчәкләр салдылар, мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев