Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.
Утырыш эшен район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев алып барды.
Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә – район территориясендә африка дуңгызлар чумасы таралуга юл куймау.
Республикада АЧС буенча килеп туган катлаулы хәл белән ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников таныштырды. Ул билгеләп узганча, куркыныч янаган икенче зонаның чикләре (Алабуга районында табылган учактан 100 километр) Чирмешән һәм Чистай районнары аша уза. Безнең район территориясенә инфекция үтеп керүгә юл куймас өчен барлык ресурсларны эшкә җигәргә кирәк.
Бүгенге көндә район аучылары белән берлектә кабан дуңгызларын ату белән беррәттән, африка дуңгызлар чумасын мониторинг тикшеренүләренә кабаннардан пробалар алу да алып барыла.
–Имин булмаган районнардан һәм төбәкләрдән терлекләрне район территориясенә кертүне контрольләргә кирәк, – дип ассызыклады ул.
Районның ветеринария хезмәте җитәкчесе комиссия әгъзаларына АЧСка юл куймау буенча төп киңәшләрне җиткерде. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә – гражданнарның хуҗалыкларында дуңгызлар баш санын дөрес исәпкә алуны, терлекләрне йортта асрауны тәэмин итү, биологик калдыкларны вакытында утильләштерүне һәм юк итүне контрольдә тотуны көчәйтү. Аучылык җәмгыятенә берничә киңәш: кыргый кабаннар санын күрсәтелгән нормага кадәр киметү, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә мониторинг тикшеренүләр өчен үлгән һәм исән кыргый кабан дуңгызларыннан анализлар алуны оештыру.
Нет комментариев