Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе коронавирус белән килеп туган вәзгыятьтә йорт хайваннары хуҗаларына үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, коронавирус йогышы киң таралуга бәйле, авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдә булганда, әлеге авыруның хайваннарга да йогу ихтималы бар.

Кешеләрнең COVID-19 белән массакүләм авыруы үз артыннан безнең дүрт аяклы дусларыбызның да бу инфекция белән зарарлануына китерергә мөмкин. МЭБның рәсми мәгълүматларына караганда, төрле илләрдә һәм Россия Федерациясендә хайваннарда COVID-19 йоктыру очраклары теркәлгән фактлар бар. Белгечләр фикеренчә, йорт хайваннары арасында мәчеләр COVID-19 дан аеруча нык зыян күрә икән.

Ләкин шул ук вакытта, йорт хайваннарыннан кешегә авыру йогу ихтималын раслый торган фактлар юк. Белгечләр инфекциянең кешедән кешегә күчүе турында хәбәр итә. Килеп туган вәзгыятьтә мал хуҗаларына үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников сөйли: «Кайвакыт кешеләр һәм хайваннарда уртак авырулар күзәтелгәнгә күрә, COVID-19 белән авыручы кешеләргә йорт хайваннары белән элемтәне чикләргә кирәк.

Гигиена турында истән чыгармаска: хайваннар янында булганнан соң, аларны ашатканнан соң кулларны юу катгый шарт булып тора. Шулай ук алар белән якын контактта булмаска, ялаттырмаска, кулдан ашатмаска кирәк. Бу очракта хайваннар турында кайгыртуны башка гаилә әгъзаларына йөкләргә. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса, уртак саклык чараларын үтәргә һәм медицина битлеге киеп йөрергә».

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев