Аксубай районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булып китте.
Министр район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Ул шулай ук 2019 ел йомгаклары, 2020 елга бурычлар буенча урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары һәм профсоюз оешмасының күмәк килешүен кабул итү җыелышында катнашты.
Җыелучыларны урманчылыкның 2019 елгы эш нәтиҗәләре белән җитәкче-лесничий Андрей Ильмухин таныштырды.
–Аксубай урманчылыгы коллективы эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да нәтиҗәле эшләде, – дип билгеләп үтте ул. – Узган елда дәүләт урман фонды территориясендә 51,6 гектарда урман культуралары, 30 гектарда саклагыч урман үсентеләре утыртылды. Питомникларда (1,02 гектар) агач орлыклары утырту планын 255 процентка үтәдек, төрле төр (имән, каен, корычагач, чыршы) агач орлыклары әзерләү планын 215 процентка үтәдек (315 килограмм). 505,6 мең данә стандарт утырту материалы үстердек. Бу кадәр үсенте 2020 елда “Урманнарны саклау” төбәк проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен дә җитәрлек. 415 гектар мәйданда үсентеләргә агротәрбия үткәрдек, урман культуралары өчен туфрак әзерләү 22, 6 гектар мәйданда башкарылды.
Урманчылык җитәкчесе шулай ук, 2019 елда урманчылар сугышчы-интернационалистлар һәм янгын часте хезмәткәрләре белән берлектә, совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның 30 еллыгы хөрмәтенә, редакция, Ак Барс мед һәм Ак Барс иминиятләштерү коллективлары белән бергә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлекле урман утырту акцияләре үткәрүләрен билгеләп үтте.
Урман хезмәткәрләре урманнарны янгыннан һәм авырулардан саклау, урманнарны законсыз кисү очракларын булдырмау буенча бурычларын намуслы үтиләр. Янгыннарны профилактикалау һәм кисәтү буенча комплекслы эшләрнең вакытында үткәрелүе сәбәпле хисап елында урманнарда янгын чыгу очраклары булмады.
Урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов игътибарны җитештерү эшләре нәтиҗәләренә юнәлтте.
–Аксубай урман хуҗалыгында урман хуҗалыгы эшләре тулы күләмдә һәм вакытында башкарылды, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы. – Урман кисү һәм урман эшкәртү җиһазларының артык искергән булуы предприятие өчен зур проблема булып тора.
Урман хуҗалыгы директоры урманнан файдалану, урман хуҗалыгы чаралары буенча планнарны гамәлгә ашыру, хезмәтне саклау, халык кулланышы товарларын җитештерү, урман хәзерләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Профсоюз комитеты рәисе Наталья Альдиванова профкомның узган елдагы эше турындагы хисап белән чыгыш ясады.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров район урманчылары коллективы эшен уңай бәяләде. Ул агымдагы елда да эш темпын саклап калу, беренчел бурыч – Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы һәм үз вакытында үтәү зарурлыгына тукталды.
– Мондый эш шартларында сезнең үсеш алу өчен уникаль мөмкинлегегез бар, – диде ул. – Сез дәүләт хезмәтләрен башкарасыз, шул ук вакытта җитештерү планында эшмәкәрлек эше алып бара аласыз. Сездән производство эшен яхшырту буенча уйланылган бизнес-проект көтәбез һәм аны тормышка ашырачакбыз. Ведомство җитәкчесе техника бүлеп бирүдә һәм башка кайбер моментларда ярдәм итәргә ышандырды. Ул шулай ук янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек, урман культураларын тәрбияләүне оештыру мәсьәләләренә тукталды, авыл җирлекләре башлыкларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Урман тармагы хезмәткәрләрен район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
– Урман хезмәткәрләре коллективы иң катлаулы бурычларны да үтәргә сәләтле булган, һөнәри бурычларына тугры кешеләрдән тора, – дип ассызыклады ул.
Җыелыш күңелле нотада тәмамланды. Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Аксубай урманчылыгы ветераны Вячеслав Мастриковка «Татарстан АССР оешуга 100 ел» медален тапшырды. Фидакарь хезмәте һәм юбилее уңаеннан Аксубай урман хуҗалыгы леснигы Петр Маркин ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев