Аксубай районы укучысы Анастасия Ефимова математика буенча иң көчлеләр бишлегендә
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучысы Анастасия Ефимова математика буенча иң көчлеләр бишлегендә

18-20 гыйнвар көннәрендә гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Интеллектуаль ярыш ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды. Анда Татарстанның 39 муниципаль районыннан 111 укучы катнашты.

Иске Ильдеряк урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Анастасия Ефимова «Олимпка юл» олимпиадасында математика буенча иң көчлеләр бишлегенә керде.

Бәйгедә катнашу өчен аны Иске Ильдеряк мәктәбенең математика укытучысы Людмила Глухарева әзерләгән.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан


Нет комментариев