Аксубай районы муниципаль берәмлек җитәкчесе хезмәте өчен югары бәя алды
Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин республика җитәкчелегеннән Рәхмәт хатына лаек булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Андрей Кузьмин авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында 10 елдан артык эшли. Ул эшләгән елларда авыл җирлеге территориясендә халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча байтак эшләр башкарылды. Бу юлларга да, урамнарны яктыртуга да, төзекләндерүгә дә, шулай ук дәүләт структураларының барлык җирле органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүгә дә кагыла. Игелекле эшләр республика дәрәҗәсендә дә игътибарсыз калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев