Аксубай китапханәсендә хокуклар турында искә төшерделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә хокуклар турында искә төшерделәр

Без үз хокукларыбызны беләбезме? Бу сорауга барлык өлкәннәр дә җавап бирә алмый.

Аксубай балалар китапханәсендә, яшь китап укучылар үз хокукларын өйрәнсеннәр һәм куллансыннар өчен, әлеге тема буенча "Күп төрле законнар бар, ләкин ышаныгыз, төп канун бер генә..." дип аталган бик кызыклы хокук сәгате узды.

Китапханәче Анна Артемьева балаларга дәүләтнең төп законы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, шулай ук Россия Федерациясенең дәүләт символикасы турында сөйләде. Аны балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Ахырдан гражданнарның хокуклары турында китаплар сорадылар.

Фото: китапханә архивыннан.


Нет комментариев