Соңгы яңалыклар

Аксубай китап укучыларын үткән белән таныштырачаклар

Аксубай үзәк китапханәсендә «Үткәннәргә артка» дигән квест-уен узачак.

Китапханә хезмәткәрләре үз укучыларына, үткәннәр атмосферасына чумып, ял сәгатен гадәти булмаган шартларда үткәрергә, үзләре өчен ниндидер яңалык ачарга тәкъдим итәләр.

«Үткәннәргә артка» квест-уены «ТР балалар оешмалары советы» Аксубай филиалы белән хезмәттәшлектә оештырылачак. Ул 24 гыйнварда 13:00 сәгатьтә Аксубай үзәк китапханәсендә узачак. Чарага медицина битлекләрендә яхшы кәеф белән килергә кирәк! Кызыклы мизгелләрне кулдан ычкындырмагыз.


Нет комментариев