Аксубай егетләре Кораллы Көчләр сафларында хезмәткә әзерләнә
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре Кораллы Көчләр сафларында хезмәткә әзерләнә

2021 елның 1 октябреннән көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2021 елның октябреннән декабренә кадәрге чорда Татарстан Республикасында 3 меңнән артык ир-егет гаскәрләргә озатылырга тиеш. Шул исәптән Аксубай районыннан да.

Бу көннәрдә егетләр район үзәк хастаханәсендә медицина һәм чакыру комиссияләрен узалар, анда аларның хәрби хезмәткә яраклыгы билгеләнәчәк һәм егетләрнең алга таба язмышы буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Быелгы чакыру кампаниясе дә шулай ук хезмәткә алынучыларның коронавирус инфекциясе йоктыруына юл куймау максатларында санитар-эпидемиологик хезмәт таләпләренә туры китереп оештырылган.

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев