Аксубай егетенең батырлыгы якташларын сокландыра 
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетенең батырлыгы якташларын сокландыра 

Моннан сигез ел элек редакциягә Яңа Ибрай авылы кешесе Шакир Әхмәтҗановның бүләкләү кәгазьләренең күчермәләрен алып килгәннәр иде.

Ул безгә геройлар аллеясеннән карап тора. Аллея буйлап узганда, йөзләгән кеше аның портретына күз сала. Кемдер аның нинди каһарман шәхес булуын белми дә. 

Шакир Әхмәтҗанов 1922 елда Яңа Ибрай авылында туа. Гаиләдә ул икенче малай була, аның ике сеңлесе була. Үсмер вакытында ук туган авылын калдырып, Урта Азиягә акча эшләргә китә. 18 яшь тулгач (1940 елның октябрендә) Кызыл Армия сафларына алына. 

Бер елдан соң сугышчы фронтта була инде. Аның дошманга каршы ничек көрәшүе турында сугышчан бүләкләре сөйли. 1942 елда «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә лаек була. 1943 елда комсомол әгъзасы була. Бүләкләү кәгазендә шундый юллар бар: 

“1943 елның 26 сентябрендә дошманның көчле артиллерия-миномет уты астында иптәш Әхмәтҗанов үзе кулдан ясаган салда Днепрның уң як ярына сугыш коралларын күчерде. Яуланган чикне сакларга омтылган фашистларга каршы ут ачты. 1943 елның 27 сентябрендә Григоровка авылы тирәсендә дошман көчле артиллерия-миномет уты кулланып һөҗүмгә күчте. 

Иптәш Әхмәтҗанов дошманга каршы турыдан-туры ут ачты һәм немецларның ут нокталарын тар-мар итеп, тере көчне юк итте. Бу көнне дошманның өч атакасы да куркусыз наводчик тарафыннан кире кагылды. Шул ук вакытта ул 6 пулемет ноктасын, 2 миномет һәм дошманның пехота взводын тар-мар итте. Безнең пехотаның яулап алынган чиге сакланып калды”.

Григоровка авылы районында плацдармны киңәйтү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен командование Шакир Әхмәтҗановны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә (1943 елның 24 октябре). Ләкин ССР Югары Советы Президиумыннан 38 нче укчы дивизиянең 214 нче артиллерия полкы корал ташучысы кече сержант Әхмәтҗанов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 

Бер елдан соң якташыбыз тагын тиңдәшсез батырлык күрсәтә. Венгрия территориясендәге сугышларда катнаша. Бүләкләү кәгазендә язылганча, 1944 елның 2 октябрендә Глежерия авылы янында ул, совет пехотасына алга барырга мөмкинлек бирмәгән дошман батареяларын алдан ук күреп алырга тиеш була. Һәм монда да безнең курку белмәс егетебез мөмкин булмаганны эшли. 

“Немецларның көчле артиллерия һәм миномет уты астында, теләсә кайсы секундта атып үтерелү куркынычы астында, ул укчы бүлекчәләрне алга чыгара алды. Өзлексез атышлар астында фашистлар батареясының төгәл кайда урнашуын ачыклый алды һәм, батареяның алгы күзәтү пунктына могҗиза белән кайтып, биремнең үтәлеше турында хәбәр итте. Аның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә дошманның пулемет батареясы юк ителде һәм шуның белән бергә пехотаны алга җибәрү тәэмин ителде”. 

Бу батырлыгы өчен Шакир Әхмәтҗановны 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәләр. Венгрияне фашистлардан азат итү өчен барган сугышларда Яңа Ибрай егете яңадан батырлык кыла. 

“1944 елның 8 ноябрендә, дошман тарафыннан көчле мылтык-пулемет һәм миномет уты алып барылганда, ул беренче булып Тисса елгасының уң як ярына чыкты. Дошман, кыюлар төркемен юк итү максатыннан, сан ягыннан өстен көчләрне ташлады. Өлкән сержант Әхмәтҗанов, үзенең шәхси коралыннан төз атып, дошман максатын юк итте. Безнең бүлекчәләр килгәнче, бер тәүлек буена биләгән чикне саклап торды. 

Шул ук вакытта 15 гитлерчыны юк итте. Элемтәне торгызу буенча, батарея утын төзәтеп, ике эре контратаканың чагылышына ярдәм итте. Шул ук вакытта дүрт станоклы пулеметны юк итте. Тисса елгасын кичкәндә күрсәткән каһарманлык һәм яулап алынган плацдармны саклап калуда нык каршылык күрсәтүе, плацдармны киңәйтү өчен барган сугыш нәтиҗәсенә шәхси булышлык күрсәткәне өчен, ул Кызыл байрак ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде”. 

Тик разведчик Шакир Әхмәтҗановны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турындагы боерык 1945 елның 19 гыйнварында гына имзалана. Шакир Әхмәтҗанов 1944 елның 4 декабрендә Венгриянең Сиксон шәһәре өчен сугышта һәлак була. 

Якташыбызның Җиңү өчен ничек көрәшүе турында укыганда, сугыш турындагы кискен сюжетлы фильмнарның эпизодлары күз алдыннан узган кебек тоела. 

Әни, апалары аны озак еллар көтәләр. Аларның ерак Венгриядән килгән кара кзгазьгә ышанасылары килми. 

Шакир Әхмәтҗанов Сиксо шәһәренең туганнар каберлегендә җирләнгән, аның исеме Совет-Россия зиратының үзәк һәйкәлендә мәңгеләштерелгән.


Нет комментариев