Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды.
Быел безнең районда мәктәпне 104 унберенче сыйныф укучысы һәм 252 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.
Районның һәр белем бирү учреждениесендә соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Барысы да: ата- аналар да, укытучылар да дулкынланды. Бигрәк тә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар борчылды, чөнки аларның, тугызынчы сыйныф укучыларыннан аермалы буларак, туган мәктәләрендә укуларын дәвам итү мөмкинлекләре юк.
Тантана сәбәпчеләре якыннарыннан, беренче укытучыларыннан, сыйныф һәм мәктә җитәкчеләреннән котлаулар һәм теләкләр кабул иттеләр. Алар өчен иң ихлас сүзләр әйтелде.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңгыраган соңгы кыңгырау әктә белән хушлашуны аңлатмый, ул яңа һәм якты юлның башы гына әле.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Нет комментариев