Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары куркыныч блокада турында белделәр

Сөнчәле авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышы вакытында Нева янындагы шәһәр халкы кичергән блокада көннәре турында патриотик чара узды.

Китапханәче Людмила Егорова «Батырлыкның 900 көне» дигән китаплар күргәзмәсе әзерләде. Тарихи сәгатьтә Сөнчәле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларга ленинградлылар өлешенә төшкән сынаулар, Җиңүне якынайту өчен заводларда ач килеш ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында сөйләделәр. Укучылар слайд-презентацияләрдә документаль кадрларны күрделәр, бу вакыйгалар турында хикәяләр тыңладылар. Балаларда чолганышта калган шәһәрдә яңа ел чыршысы, яшь ленинградлылар өчен бәйрәмгә мандариннар китергән машина йөртүченең батырлыгы турындагы тарих аеруча истә калды.

Чарада катнашучылар “Блокада икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылып, берәр кисәк “Ленинград ипие” алдылар.

Фото: Сөнчәле авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев