Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе: 50 елга сузылган юл

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсе тулысынча балалар сәнгать мәктәбе коллективы карамагында иде. Тамаша залында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм белем бирү учреждениесендә иҗади, танып-белү процессына катнашы булган кешеләр урын алды. Мәдәният йорты коридорында мәктәпнең сәнгать бүлеге эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Кичәгә килгән тамашачылар яшь рәссамнарның эшләре белән таныштылар.

Концерт программасы бик эчтәлекле, кызыклы һәм тәэсирле булды. Анда бүгенге укучылар да, инде бүген сәнгать өлкәсендә белгеч булып эшләгән һәм мәктәп белән даими элемтәдә торучы чыгарылыш укучылар да катнашты. Сәнгать мәктәбе коллективын район башлыгы Камил Гилманов котлады.

– Галина Сруртдинова җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе бик зур юл үтте. Бүген ул республикада иң яхшыларның берсе, – дип билгеләп үтте ул. – Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, сезгә киләчәктә дә ярдәм итә алсам, мин бик бәхетле булыр идем.

Район җитәкчесе балалар сәнгать мәктәбе коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Татьяна Кузьмичева ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чыгышлар өчен костюмнар тегүче Галина Мясникова ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Балалар сәнгать мәктәбе ветераны Виталий Купцовка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук Владимир Лосюгин ҺӘМ Руфия Мостафина ДА район башлыгының Мактау грамотасын алдылар.

Балалар сәнгать мәктәбе коллективын район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов җылы тәбрикләде. Ул балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, ә хәзер республикада танылган музыкантлар – Әлмәт музыка училищесы укытучысы Андрей Спиридоновка һәм опера җырчысы Денис Хан-бабага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу кичтә чәчәкләр, елмаюлар күп булды, залда яхшы кәеф хөкем сөрде, балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Галина Сруртдинова, укытучылар адресына рәхмәт сүзләре җиткерелде. Тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары аларның югары педагогик дәрәҗәсен күрсәтте.

 

Зинаида Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев