Аксубай автобабае зональ бәйгедә катнашты
Традицион «Автобабай» бәйгесе пенсия яшендәге автомобиль сөючеләрне берләштерде.
Чара Өлкәннәр көненә туры китереп үткәрелде. Автосөючеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, автомобильне фигуралы йөртү күнекмәләрен тикшерделәр. Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Илһам Вафин яулады.
Соңыннан катнашучыларга кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район этабы җиңүчесе Аксубай районы данын Чистай шәһәрендә узган зональ этапта лаеклы яклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев